Бүген, Җирле үзидарә көнен билгеләп үтәбез.
Җирле үзидарә – хакимиятнең ышанычлы таянычы. Җәмгыятьтә җирле үзидарә хезмәтенә ихтыяҗ тумаган бер генә көн дә юк. Халыкка иң якын торган хакимият структурасы буларак, аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте һәр өлкәдәге эшчәнлеккә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчыган барлык мәсьәләләрнең уңай чишелеше, җирлекләрдә эш оештырудан башлангыч ала.
Авылларны төзекләндерү, сугыш ,тыл һәм хезмәт ветераннары, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрнең үз вакытында хәл ителүе эшчәнлегебезгә бәя бирә. Тормыш алга бара, таләпләр арта һәм җирле әһәмияттә булган мәсьәләләрне хәл итүдә һәрберебезнең хезмәте мөһим.
Җаваплы һәм тыңгысыз хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле хезмәттәшләр!
Лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбызга да районыбыз тарихын төзүгә керткән хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Һәрвакыт халык белән тыгыз элемтәдә, аңлашып эшләргә язсын, җирлегебезне тагын да күркәмрәк, ныклырак итүдә яңа мөмкинлекләрнең күбрәк булуын телим. Һәркайсыбызга сәламәт булып, гаилә иминлегендә, бөтенлектә яшәргә насыйп булсын!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин