Хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да ихлас күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете көне белән тәбриклим. Бу - бөтен мөселман халкы өчен иң күркәм һәм мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе. Рамазан ае - ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала. Уразаның барлык сынауларына түзүчеләр, әлбәттә, хөрмәткә лаеклылар.
Изге Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын.Ураза бәйрәме сөенеч, игелек һәм мәхәббәт нуры өстәсен! Йортларыбызга бәрәкәт иңсен! Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга исәнлек саулык, иминлек, сабырлык, иман байлыгы һәм халкыбызның, милләтебезнең татулыгы хакына кылган гамәлләрегездә уңышлар телим.
Ураза бәйрәме - мөбарәк, барыгызның да тоткан уразаларыгыз кабул булсын, барлык теләкләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын!
Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин