27 март - Халыкара театр көне буларак билгеле. Шул уңайдан районкүләм барган "Театр -тылсымлы учак" бәйгесенә дә йомгак ясалды. Тамашачылар күңелен әсир иткән бәйгенең җиңүчеләре, район халкының күңелен яулап алырлык образлар иҗат иткән аерым башкаручылар бүләкләнде. Гран- при иясе дип Шубан мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нур" драма коллективы танылды. Алар тамашачыга кабат мәртәбә Ләбиб Леронның "Кычыткан чыпчыгы" спектаклен тәкъдим итте.