15 нче февраль көнне Киров өлкәсе Сосновка шәһәренең "Судостроитель" мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы уңаеннан XII Регионара "Уйнагыз, гармуннар!" фестиваль - конкурсы булып узды. Куныр мәдәният йортыннан Зиятдинов Зөлкәфир Шәймөхәммәт улы уңышлы чыгыш ясап, "Үзем уйныйм, үзем җырлыйм" номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат исеме алды. Зөлкәфир абыйга иләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!