Балтач бистәсендә яшәүче Айданның яңа ел хыялы тормышка ашты!
Нәкъ менә аның хатын республика "Теләкләр чыршысы"ннан Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин алды.Бүген Айданның туган көне, аңа 4 яшь тулды. Апасы Әзизәнең зур энесе ул. Район башлыгы Рамил Нотфуллин Айдан белән очрашып, премьер-министрыбыз исеменнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, күптән көтелгән машинасын һәм апасы Әзизәгә уку кирәк-яракларын тапшырды.