Пыжмара авылында гомер кичерүче Әхәтов Рифат Әхәт улы 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
Рифат Әхәт улы тормышның агын да, карасын да күргән, зирәклек һәм тәҗрибә туплаган, бүгенге көнгә шөкер итеп, бәхетле картлык кичерүчеләрдән. Юбилее белән котлап, аңа район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Юбилярны без дә гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, озын гомер, мул тормыш, шатлык-сөенечләргә бай туар таңнар телибез!