12 декабрьдә илебездә дәүләт бәйрәме — Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Конституция - Югары норматив-хокукый акт, ул илебезнең Дәүләт төзелешен ныгыта, барлык хакимият органнары төзелешен һәм дәүләт идарәсе системасын җайга сала, шулай ук кеше һәм РФ гражданины хокукларын һәм ирекләрен билгели. Документ югары юридик көчкә ия. Бу илдә кабул ителә торган барлык кануннар Конституциягә каршы килә алмый дигәнне аңлата. Шул ук вакытта ул бөтен территориядә һәм РФнең барлык субъектларында кулланыла.
Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 238 социаль хезмәт алучы бар. Конституция көненә багышланган чаралар кысаларында Балтач районының «Наз» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Россиянең Төп законы»темасына викторина үткәрелде. Викторинаны социаль хезмәткәрләр Гомәрова Рамилә һәм Нуринер авылыннан Нәкыйпова Ләйлә үткәрде. Өлкәннәргә бу темага сораулар бирелде, социаль хезмәт алучылар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Чара азагында социаль хезмәт алучылар өчен чәй өстәле оештырылды. Мондый чаралар бик мөһим һәм файдалы.