Бүген эшлекле сәфәр белән «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Любисовна Удачина Балтачта.
Шул уңайдан, Гүзәл Любисовна район советының утырышлар залында узган тантаналы чарада катнашты.
Очрашуда хәзерге вакытта районыбызда ялда булган, махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар иде. Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Сергей Ершовның тормыш иптәшенә, Марсель Минһаҗевның әнисенә «Батырлык» ордены, Михаил Алпутинның әнисенә икенче дәрәҗә «Кыюлык өчен» медале тапшырылды.