Россия Конституция көне уңаеннан Балтач районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россиянең 9 яшь гражданына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Паспортларны яшүсмерләргә Ватанны саклаучылар фондының социаль координаторы Гатиятуллин Дилус, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин тапшырдылар. Алар яшьләргә Россия гражданины исемен намус белән йөртүләрен, Ватаныбызның патриотлары булуларын теләделәр.