95 яшь – зур, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый гомер бәйрәмен бүген Салавыч авылында гомер кичерүче Анна Алексеевна Кузнецова да каршы ала.
Тормышын кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган акъәбине район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин котлап, ил башлыгы Владимир Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Анна Алексеевнаны без дә олуг юбилее белән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, киләсе көннәренең матур, бары сөенечләргә генә бай булуын, якыннарының кадер-хөрмәтен, яратуын тоеп яшәвен телибез.