Бүген Кече Лызи авылында яшәүче Мария Александровна Ивановага 95 яшь тулды.

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Кече Лызи авылында яшәүче Мария Александровна Ивановага 95 яшь тулды.

Тыл хезмәтчәне Мария Александровна авыр, ләкин матур һәм лаеклы тормыш кичергән. Бу нәфис хатын-кыз өлешенә күп сынаулар туры килүгә карамастан, Мария Александровна үзен егетләрчә тота һәм тормышка оптимизм белән карый.

Мария Александровнаны шундый истәлекле юбилее белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин котлады. Ул Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм район хакимияте исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Без Мария Александровнага нык сәламәтлек телибез. Янәшәдә һәрвакыт якын кешеләр: ярдәмчел һәм кайгыртучан, тугры һәм яраткан кешеләр булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International