5 декабрьдә район мәдәният үзәгендә "Айкай" Удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры директоры Данилов Петр Павловичка «Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины» медале тапшырылды.
Петр Павлович район җитәкчелегенә бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм халыкларның тыныч һәм тату яшәвен теләде, кеше туган урынның мөһимлеген билгеләп үтте.
Петр Павловичны лаеклы исеме белән котлыйбыз һәм озын гомер, сәламәтлек һәм иҗатының чәчәк атуын телибез! Без талантлы якташларыбыз белән горурланабыз!