Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылучы республикакүләм “Сәйяр” театр фестивале бәйгесенеӊ нәтиҗәләре билгеле булды. 3 нче декабрь көнне Казан шәһәренеӊ «Әкият» курчак театрында җиӊүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Республика бәйгесендә Кече Лызи балалар бакчасыныӊ һәм Норма урта мәктәбенеӊ театр коллективлары җиӊү яуладылар. Житәкчеләре: Васильева Рәмзия Сәлим кызы, Филипова Анна Викторовна, Хафизова Рушания Фарух кызы. Аларга Мәгариф һәм фән министрлыгыныӊ дипломнары һәм бүләкләре тапшырылды.