Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистика кафедрасы тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы оештырылды.
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча матбугат чараларында иң яхшы язма » номинациясендә хезмәттәшебез Зөлфия Шакирова җиңү яулады. Котлыйбыз!
Шулай ук «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)» номинациясендә «Кайтаваз» радиосы директоры Гөлйөзем Маннапова җиңүче булды.
Ихластан зур җиңүегез белән котлап, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!