Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көненә багышланган чаралар циклын тәмамлап, 28 ноябрь көнне “Әнием, син – матур гөлем” дип аталган бәйрәм кичәсе узды. Китапханә хезмәткәрләре, Балтач гимназиясенең 6-А сыйныфы белән берлектә үткәрелгән бу чара, әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләренә, шигырь-җырларга, мәзәкләргә, уеннарга бик бай булды.