29 ноябрь  көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә балалар өчен «Татарстан флагы — безнең горурлыгыбыз» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде

2024 елның 29 ноябре, җомга

1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Шурасы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Флагның авторы — Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.         Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен билгеләп үтү уңаеннан  29 ноябрь  көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә балалар өчен «Татарстан флагы — безнең горурлыгыбыз» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Балалар герб һәм гимн турында кызыклы фактлар белделәр. Укучылар кулларын  флаг төсендәге  кәгазьгә тошерделәр һәм аларны кисеп, гомуми тукымага ябыштырдылар. Куллардан Татарстан Республикасы флагы килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International