Яхшылыкка ышану өчен, аны эшли башларга кирәк! Гаилә елы һәм инвалидлар декадасы алдыннан Балтач районында аз керемле, инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Торак йортны җылыту эшләре башкарылды, су кертелде һәм канализация үткәрелде. Су җылыта торган кран һәм кер юу өчен машина-автоматы куелган. Хәйриячеләр Рамил Ринат улы Гарипов, Марат Таһир улы Минһаҗевка зур өлеш керткәннәре өчен, Булат Васил улы Мөҗипов һәм Ренат Рәшид улы Әсхәтҗановка зур рәхмәт белдерәбез. битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Гыйбадуллиннар гаиләсе учагы тагын да уңайлырак һәм җылырак булачак.