Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көне белән котлау

2024 елның 29 ноябре, җомга

Бүген, 29 нчы ноябрь Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне.
Нәкъ 33 ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә, Татарстан Югары Советы яшел-ак-кызыл төсләрдәге флагны республиканың яңа дәүләт символы сыйфатында раслады.

Шул уңайдан, Балтачның Ватанны саклаучылар паркында бәйрәм чарасы узды. Чара Татарстан әләмен күтәрүдән һәм район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинның бәйрәм белән котлавыннан башланып китте. Шулай ук, район башлыгы хәрби бурычын үтәгәндә вафат булган райондашларыбыз - рядовой Иванов Николай Ивановичның Батырлык ордены тормыш иптәше Жанна Михайловнага, рядовой Щербаков Иван Петровичның Батырлык ордены әнисе Ева Михайловнага тапшырды.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да бүгенге бәйрәм - Татарстан Республикасының дәүләт флагы көне белән котлыйбыз! Без Татарстанда яшәвебез өчен горурлык катыш бәхет хисләре кичерәбез! Дәүләтебез, республикабыз гел чәчәк атсын, илләребез тыныч, тормышларыбыз мул булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International