Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан чаралар циклы башланып китте. 26 ноябрь көнне “Иң җылы Кояш ул – ӘНИЛӘР!”дип аталган бәйрәм чарасы Балтач гимназиясенең 4-А сыйныфы укучыларының әниләре, дәү әниләре хөрмәтенә оештырылды. Кичә барышында туган телебезнең матурлыгын, халкыбызның моңын тоярга өйрәткән бишек җыры да, берсеннән-берсе үтемле шигырьләр дә яңгырады, тәрбияви әкият тә сәхнәләштереп күрсәтелде. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән уеннарда, биремнәрдә әниләр тапкырлыкларны сынадылар. Укучылар үзләре дә, газиз кешеләренә багышлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.