Балтач районының Пор-Кутеш авылында Самсонова Гликерия Григорьевнаның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Юбилярга Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, авыл җирлеге, соңгы эш урыны исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Кадерле ветеранны 90 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Мондый юбилей-бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки мондый олы яшьне һәркемгә дә каршыларга насыйп булмый бит. Һәр көн шатлык һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итсен-бу озак яшәү нигезе.