Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Балтач районының ГХАТ бүлегендә тантаналы чара - 14 яшьлек балаларга Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшыру чарасы узды.
Балаларының шатлыгын уртаклашыр өчен аларның әти-әниләре дә килде. Балалар паспорт барлыкка килү тарихыннан кызыклы мәгълүматлар ишеттеләр, Россиянең дәүләт символларын белү буенча викторинада катнаштылар. Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов 15 яшь гражданны паспорт алулары белән җылы котлады, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде һәм Россия гражданины булуның җаваплы гына түгел, мактаулы да булуын истә тотуларын теләде.
Яшь гражданнарны истәлекле вакыйга белән район ветераннар Совет рәисе Рифат Абдуллин, Балтач районының “Алдынгылар хәрәкәте” җитәкчесе Әлфия Такиева, әти-әниләр котладылар һәм барысына да юридик документка сак карауларын, яхшы укуларын, актив гражданлык позициясендә булуларын теләделәр.