22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне

2024 елның 22 июне, шимбә

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган 22 июнь көне - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Моннан 83 ел элек, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә каршы сугыш башлый, тыныч тормышта яшәүче халкыбыз Ватанны саклау өчен кулына корал ала. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышка районыбыз 12 меңгә якын улын һәм кызын озата, шуларның яртысы диярлек сугыш кырыннан әйләнеп кайтмыйлар. Һәр ел саен, шушы көнне, илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, сугыш китергән авыр хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңара. Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы икәнебезне еллар ташкыны  оныттырмаса, ничә елларга сузылган канкойгыч бәрелешләр исәбенә яуланган бөек җиңү үз әһәмият-кыйммәтен югалтмаса иде. Сугыштан кайтмаганнарга да, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да дан мәңгелек. Вакытны туктатып булмый, ветераннар саны елдан-ел кими бара. Хәзерге вакытта районыбызда 1 сугыш ветераны исән-сау, ил буйлап та аларның сафы көннән-көн сирәкләнә. Ветераннарыбызга  хөрмәт һәм рәхмәт хисләребез зур, тормышлар тыныч, бәрәкәтле, имин булсын, ветераннарның һәрберсе якын кешеләренең кадер-хөрмәтендә яшәсеннәр иде.
   
   Хөрмәтле райондашлар! 
Безнең бурыч - Бөек Ватан сугышы калдырган истәлекләрне хәтердә саклау, ватандашларыбызның батырлыгын онытмыйча буыннан-буынга тапшыру, хәерле киләчәк, тыныч тормыш өчен бердәм булып яшәү, эшләү. Күкләребез һәрчак аяз, ил-көннәр имин булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International