«Тормышта уңышка нәрсә комачаулый?» темасына онлайн шөгыль

2024 елның 21 июне, җомга

Бүген Норма мәктәп яны "Ромашка" сәламәтләндерү лагеренда «Наз» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Мәскәү шәһәренең «Ата-аналар тынычлык өчен» җинаятьләрне профилактикалау үзәге белгечләре белән берлектә «Тормышта уңышка нәрсә комачаулый?» темасына 110 бала һәм укытучылар өчен чираттагы онлайн шөгыль узды.

Шөгыльнең максаты балаларда уңышка ирешү мотивациясен формалаштыру, тормышка уңай мөнәсәбәтне үстерүгә ярдәм итү иде.  Балаларга "Ничек уңышлы булырга һәм моның өчен нәрсә эшләргә?", "Без кешеләрдә нинди сыйфатларны бәялибез?", "Кем белән аралашырга һәм дуслашырга?" дигән сораулар бирелде.

Шөгыль барышында балалар дустанә мөнәсәбәтнең нәрсә икәнен һәм аңа нәрсә каршы торганын белделәр. Өлкәннәргә ярдәм иткәндә, бер эш өстендә бер-береңә ярдәм иткәндә ышаныч һәм уңыш килергә мөмкин булуын аңладылар. Сорауларга җаваплар бирделәр, тема буенча үзләре дә сораулар бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International