Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, кадерле райондашлар!
Сезне район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән илебезнең иң әһәмиятле һәм төп бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән ихластан тәбрик итәм!
Быел без Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан алып, 79 нчы тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә бәйрәм итәбез. Илебезгә ирек һәм тынычлык яулап алучыларга карата йөрәкләрдәге рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кимеми, еллар узган саен гел арта бара. Совет солдатларының тиңдәшсез батырлыгы, фидакарь хезмәте, ил өстенә яу килгәндә районыбызның батыр ул-кызларының да тере калкан булып, дошманга каршы күтәрелүләре – чиксез каһарманлык үрнәге, без алар белән чын күңелдән горурланабыз.
Бөек Ватан сугышы һәр гаиләдә үзенең тирән эзен калдырган. Сугышчан һәйкәлләрдә исемнәре мәңгеләштерелгән батыр солдатлар – күпләрнең әтиләре, бабайлары. Үз тормышлары бәрабәренә яуда көрәшкән каһарманнарыбыз батырлыгы безнең һәм киләчәк буынга бәхетле балачак алып килде.
Сугыш корбаннарсыз булмый. Илебездәге бүгенге вәзгыятьне дә аңлап кабул итәргә кирәк. Кешелек дөньясы сугышлардан, бәрелешләрдән ачы сабак алып, җир йөзендәге тынычлык, үз Ватанының, халкының иминлеге, бәхете өчен көрәшергә һәм һәрчак шуңа әзер булырга тиеш. Украинада барган бәрелешләр вакытында батырларча һәлак булган райондашларыбыз илебезнең, районыбызның ватанпәрвәр асыл егетләре, чын каһарманлык үрнәкләре. Бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган солдат егетләребезнең гаиләләренә яхшы хәбәрләр генә юлдаш булсын, ачы хәсрәтләр тигез тормыш агымын үзгәртмәсен иде. Өлешчә мобилизация кысаларында илебез чикләрен сакларга чакырылган, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәт узучы егетләребез һәм аларның гаиләләренә дә күркәм сабырлыклар телим.
Хөрмәтле райондашлар, сезне тагын бер кат тарихи истәлеккә ия иң төп һәм ихтирамлы бәйрәмебез Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Балаларыбызга, оныкларыбызга һәм үзебезгә сугыш авазлары астында уянырга, дәһшәтле сугыш газапларын беркайчан да тоярга, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләрне күрергә язмасын. Исәннәрнең кадерен белик, райондашларыбызның батырлыгын горурлык һәм рәхмәт сүзләре белән искә алыйк. Һәрбер гаиләгә иминлек, бәхет һәм саулык-сәламәтлек телим. Җиңү көне белән Сезне, хөрмәтле райондашлар!
Ихтирам белән, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин