Балтач районында ветераннарга бүләкләр тапшырылды

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән азык-төлек пакетларын Балтач районы ветераннары алды. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин кадерле ветераннарны волонтерлар җәлеп итү белән котлады. Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль карамакта торучы - Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның тол хатыннары бу күчтәнәчләргә ия булды. Сугыш ветераннары Рөстәм Миңнехановның шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International