«Мин һәм профессияләр дөньясы» дигән профориентацион әңгәмә

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Киләчәктә һөнәр сайлау өчен сыйфатлар, сәләтләр, сыйфатлар тәрбияләү максатыннан, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Олеся Хәмидуллина «Хыял» яшьләр үзәге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә «Арча агросәнәгать һөнәри көллияте»нең 2 нче филиалы базасында «Мин һәм профессияләр дөньясы» дигән профориентацион әңгәмә уздырды. 

Социаль педагог һөнәр сайлауның никадәр мөһим булуын, бу һәр яшь кеше алдында торган иң җитди адымнарның берсе булуын, сайланган һөнәр белән аның бөтен алдагы тормышы бәйле икәнең сөйләде. Катнашучылар «социаль эш» белгечлеге, социаль хезмәткәрләр һәм социаль яклау өлкәсендә эшләүче белгечләр эшчәнлеге белән таныштылар. Укучыларга «Социология һәм социаль эш» юнәлеше буенча уку йортлары турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды.

Яшьләр үзәге белгечләре «Яшьләрне эшкә урнаштыру системасын үстерү» дигән уен үткәрделәр, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры студентларга уңышлы эшкә урнашу буенча киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International