2024 елның 19 апрелендә Чепья урта гомуми белем мәктәбендә удмурт тел һәм әдәбият укытучыларының район семинары булып узды. Семинар эшендә удмурт теле, әдәбияты укытучылары һәм башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Семинарда катнашучыларга Чернова И. А., Раимова Е. Г., Ермолаева Т. А., Эшмакова А. Г. ачык дәресләр күрсәттеләр. Педагоглар мастер-класста катнаштылар, 1-4 сыйныф укучылары башкаруында «Тылсымлы чәчәк» әкиятен карадылар. Түгәрәк өстәл барышында дәресләр һәм чаралар анализланды, туган телне укытуның актуаль мәсьәләләре һәм укучыларның рухи-әхлакый тәрбиясе үзенчәлекләре каралды.