Космонавтика көне-ел саен 12 апрельдә, кешенең космоска беренче очышы көнендә билгеләп үтелә торган бәйрәм.
Фәнни технологик үсеш елы кысаларында, социаль педагог Олеся Хәмидуллина Карадуван гимназиясенең коррекция классында укучы балалар өчен "Космонавтика көне" дигән тематик викторина үткәрде.
Балалар актив катнаштылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Белемнәре белән уртаклаштылар һәм үзләре өчен яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.