"Булачак әниләргә хат" акциясе

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Гаилә елы кысаларында һәм йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Роза Галимова тарафыннан йөкле хатын-кызлар белән очрашу уздырылды. Психолог булачак әниләрне бәйрәм белән котлады, аларга нык сәламәтлек, яхшы кәеф теләп, уңай психоэмоциональ халәткә ярдәм итү буенча киңәшләр бирде, шулай ук "Булачак әниләргә хат" акциясе үткәрде.

Чара азагында һәр хатын-кыз, яңа туган сабый сыны рәвешендә, кулдан ясалган сабын белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International