1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башланып китте.
Икеайлык барышында ел саен торак пунктларны төзекләндерү, тәртипкә китерү, территорияләрне яшелләндерү юнәлешендә киңкырлы эшчәнлек алып барыла.
Балтач муниципаль районы территорияседә дә санитар-чисталык икеайлыгы кысаларында үтәчәк чаралар планы, башкарылачак эшләр, нәтиҗә чыгару буенча төзелгән штаб членнары исемлеге расланды. Район территориясендә икеайлык барышында агачлар утырту, зиратларны, чишмәләрне чистарту, тәртипкә салу өмәләре уздыру, территорияләрне төзекләндерү, буяу-агарту эшләре алып бару, күмәк өмәләр һәм башкалар планлаштырыла.
Үзебез яшәгән тирәлекнең чиста, матур, төзек булуы һәркем өчен мөһим.
Һавабызның сафлыгы, ял иткән урыннарыбызның матурлыгы, чисталыгы, төзеклеге һәрберебезгә бәйле. Капка төпләрен, шәхси хуҗалык яннарын тәртипкә китерү буенча да райондашларыбызны үгетләп йөрисе юк, язгы чистарту эшләре гадәти, матур күренеш! Районда санитария-гигиена торышы елның-елында яхшыра барса да, җирлекнең уңайлылык кагыйдәләре бозылган очраклар да булмый тормый. Кагыйдә бозылу теркәлгәндә җаваплылык каралганлыгын истән чыгармасак иде.
Санитар-чисталык икеайлыгында быел да актив катнашыйк! Җирлегебезнең чисталыгын, матурлыгын саклап яшик.