Туган тел укытучыларының Бөтенроссия бәйгесе

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

28-29 мартта Казан шәһәре Мәскәү районының Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә туган тел укытучыларының Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 77 туган тел укытучысы һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан 10 туган тел һәм әдәбият укытучысы катнашты.

Соңгы этапка 50 туган (татар, рус, удмурт, мари, мордва, чуваш) тел һәм әдәбияты укытучысы үтте. Укытучылар мастер-класслар күрсәттеләр, «Гаилә һәм мәктәп» темасына проект якладылар һәм түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 нчы мартта «Хөррият» кафесында мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәевич Һадиуллин катнашында узды.  О. Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Евдокимова Галина Борисовна туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы призеры булды.

Галина Борисовнаны профессиональ конкурста җиңүе белән котлыйбыз, аңа алга таба да  яңа җиңүләр, яхшы һәм кызыксынучан укучылар, үз көченә ышаныч һәм һәр башлангычта уңышлар телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International