Театр көненә багышланган чара

2024 елның 30 марты, шимбә

27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Театр-ул үзенчәлекле дөнья, әкият, фантазия һәм могҗизалар дөньясы. Күп гасырлар инде театр яши, тамашачыларны сөендерә, сокландыра һәм гаҗәпләндерә. Гаилә елы кысаларында «Хыял» яшьләр үзәгендә социаль педагог Олеся Хәмидуллина мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләуче гаиләләр белән театр көненә багышланган чара уздырды.

Чарада катнашучыларга «Дюймовочка» музыкаль театр - балеты күрсәтелде, спектакльне караганнан соң «Театр сәяхәте» дигән тематик викторина үткәрелде. Викторина театр турында күзаллауларны һәм белемнәрне киңәйтүгә, әдәби зәвык, эмоциональ җаваплылык формалаштыруга юнәлдерелгән. Викторина вакытында чарада катнашучылар театрның төрле төрләре турында белемнәре белән гаҗәпләндерделәр: драма, курчак, опера һәм балет, пародия театры, хайваннар һәм хәтта абсурд театры.

Сорауларга актив җавап бирделәр һәм үз белемнәре белән уртаклаштылар. Ә балаларга театр белән бәйле һөнәрләр турында да табышмаклар бирелгән, алар аларны уңышлы башкарганнар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International