25 март көнне беренче мәртәбә Балтачның «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында оештырылган стажировка мәйданчыгы уңышлы узды.
Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Җиһаншина һәм психолог Роза Галимова «Өй микротернәкләндерү үзәге» технологиясен тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Белгечләр технология нигезләре турында сөйләделәр, әлеге технологиянең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүдә ничек кулланылуын күрсәттеләр һәм мастер-класслар уздырдылар, коррекцион эшне оештыру өчен әлеге технологияне ничек кулланырга дигән идеяләр белән уртаклаштылар.
Безнең үзәк бик күп уңай бәяләмәләр алды, әлеге чара профессиональ рәвештә үткәрелде, хезмәттәшләрнең активлыгын тәэмин итте, тәҗрибә алмашу мөмкинлеге бирде. Барлык катнашучылар да күңелле атмосферада бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Ә чара ахырында һәр катнашучыга стажировка узу турында сертификат тапшырылды.
Белгечләргә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт!