20.03.2024 елда Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы (алга таба - Координация советы) тарафыннан «Яңа тормыш» ҖЧҖенең авыл хуҗалыгы формированиесендә күчмә утырыш үткәрелде.
Көн тәртибендә хезмәт бурычларын үтәгәндә хезмәтне саклау таләпләрен үтәү һәм язгы кыр эшләренә әзерлек (авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау) мәсьәләләре булды.
Күчмә утырышта авыл хуҗалыгы оешмасына хезмәтне саклау, хезмәт шартлары һәм иминлек таләпләрен тайпылышсыз үтәү шарты куелды.
Координация советы чираттагы тапкыр хезмәтне саклау таләпләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерә. Әлеге өлкәдә законнарны үтәмәү җинаять җәзасына кадәр җәзалана.