ЗАГС хезмәткәрләре Гаилә белеме буенча дәрес үткәрделәр

2024 елның 5 марты, сишәмбе

2024 елның 05 мартында Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә югары сыйныф укучылары өчен «Гаилә һәм никах» темасына багышланган чара узды. Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова укучыларга гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре, гаилә сүзенең асылын аңлатып узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова укучыларга никахлашу тәртибе, нык һәм тату гаилә булдыру турында һәм укучыларны районның статистик мәглүматлары белән таныштырды.  Тематик дәресләр үсеп килүче буынга гаилә-никах мөнәсәбәтләре турында күзаллаулар формалаштырырга һәм гаиләдә конструктив үзара бәйләнеш урнаштырырга ярдәм итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International