Бүген терлекчелек предприятиеләренең биологик куркынычсызлыгы буенча киңәшмә үткәрделәр

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Узган елның көзендә республикабызда утыз ел күзәтелмәгән бруцеллёз йогышлы чире баш калкытып, Әтнә һәм Яңа Чишмә районнарында 6 меңнән артык терлекне юк итүгә сәбәпче булды. Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә район территориясендә мөгезле эре терлекләр арасында йогышлы авыруларны булдырмау төп мәсьәлә булып күтәрелде.

"Узган атнада Кайбыч районында бруцеллёз чыганагы табылды, йогышлы авыру ачыкланган шәхси хуҗалыклардагы авыру терлекләр юк ителде", - дип белдерде үз чыгышында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Зөлфәт улы Исрафилов.

Авыру ачыкланган җирлектә карантин игълан ителгән, биредә бер ай дәвамында калган терлекләр дә ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелеп торачак. Бруцеллёз табылса, аларны да яндырырга тулы киләчәк. Чирне йогышлы зонадан чыгармау бүгенге көндә республика югарылыгында торган иң кискен мәсьәлә.

"Бруцеллёз чиренә мөгезле эре терлекләр, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызлар, атлар, этләр, мәчеләр, куяннар, төлкеләр, кимерүчеләр, кабан дуңгызлары бирешүчән. Аерым төр бруцеллаларның бер төр хайваннардан икенчесенә күчү мөмкинлеге аеруча куркыныч тудыра. Бруцеллёз белән авыручы терлекләр инфекция таратучы булып санала. Йогышлы чир сөт, тизәк белән дә таралырга мөмкин. Бу исә чирнең кешегә йогу куркынычын бермә-бер арттыра, хәтта инвалидлыкка да китерергә мөмкин. Бруцелла белән зарарланган продуктлар терлекчелек чималы, эш кораллары, азык, су, туфрак, терлекчеләрнең киемнәре дә инфекция таратучылар исемлегенә кертелә. Авыруның инкубацион чоры 2-4 атна дәвам итә. ", - дип билгеләп узды үз чыгышында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов.

Киңәшмә барышында район башлыгы Рамил Нотфуллин да җитәкче-белгечләр алдына район территориясенә йогышлы чирләр керүне профилактикалау буенча бурычларны катгый куйды. "Бруцеллёзның республикага үтеп керүенең төп сәбәбе, һичшиксез, мөгезле эре терлекләрне рөхсәтсез кайтарту. Бу чир булган күрше төбәкләр бар. Терлекләр әле һаман да документларсыз алып кайтыла, техникага тиешле дезинфекция уздырылмый. Бу таләпләр районда катгый үтәлергә тиеш, дезинфекция таләпләре үтәлмәгән оешмаларны җаваплылыкка тарту кирәк. Эшчеләр махсус эш киеме белән тәэмин ителсен. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә карантин мәйданчыклары булдырырга, җәмгыять эшчеләрен һәм терлекләрне ай саен йогышлы авыруларга каршы тикшереп торырга кирәк . Авыл җирлекләре башлыкларына җирле халыкка да чир һәм аннан саклану буенча тулы мәгълүмат җиткерүне бурыч итеп куям"- дип ассызыклады район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International