Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион совет утырышы

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18.01.2024 елда «Идел буе өстәмә һөнәри белем бирү үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе директоры Хөснетдинов Камил Мәгъсүм улы һәм район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәтне саклау буенча белгечләре катнашында Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм аның шартлары буенча Координация советы утырышы узды.

Утырышта предприятиеләрдэ хезмәтне саклау буенча укыту тәртибе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында теркәлү тәртибе мәсьәләләре каралды.

Хөснетдинов К.М. докладын башка районнар эшчәнлеге мисаллары һәм презентацияләр белән баетты.

Утырышта катнашучыларга алга таба эшчәнлекләрен җиңеләйтә торган  материаллары җибәрелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International