Балтач муниципаль районы башлыгының якынлашып килүче Яңа ел белән котлавы

2023 елның 31 декабре, якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, бәйрәмгә кайткан якташлар!

 

Бүген 2023 елның соңгы көннәре. Елның санаулы калган сәгатьләре узып баручы елга йомгак ясап, тормышыбызда шушы елда булган вакыйгаларны тагын бер кат күз алдыннан уздыру, хезмәтебезгә бәя бирү чоры булып тора.  Киләсе елыбыз - кәбисә ел илебезгә тынычлык, халкыбызга иминлек алып килсен, өмет-ышанычларны акласын!

2023 ел илебез өчен җиңел ел булмады. Шулай да, әлеге ел да районыбыз халкы күңелендә социаль-икътисади үсештә ирешелгән казанышлар белән кереп калачак.  Балтач халкы, һәрвакыттагыча, авырлыкларга бирешмичә намус белән эшләде, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә, районыбызның авторитеты тагын да күтәрелде.

Игенчеләрнең, механизаторларның олы хезмәте белән район кырларыннан елына карата мул иген уңышы җыйнап алынды. Терлекчелек тармагы күрсәткечләрен дә үсеш белән тәмамлый алдык.

Районыбызның киләчәге якты, өметле. Авылларыбызда яңадан-яңа заманча йортлар калка, шәхси хуҗалыклар ныгый, мәктәп, ясле-бакчалар төзелә, булганнары заманча таләпләргә туры китереп төзекләндерелә. Барлык казанышлар – уртак тырышлык нәтиҗәсе, районыбыз үсешенә намуслы өлеш керткән һәрберегезгә олы рәхмәтемне җиткерәм.

Районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучы солдат егетләр Яңа 2024 нче елны якыннарыннан читтә каршылый. Аларга һәм хәрбиләрне сагынып көтеп торган гаилә әгъзаларына да иң ихлас теләкләрем барып ирешсен иде.

Форсаттан файдаланып, Сезне,  якынлашып килүче Яңа 2024 ел белән ихластан котлыйм!

Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар алып килсен! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көннәребез тыныч, туар таңнарыбыз имин булсын. Бәйрәм белән!

 

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы   Р.Р. Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International