Бүген Балтач муниципаль районы Советының ХХХ утырышы узды

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының утыз беренче утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә:
Балтач муниципаль районының 2023-нче елга, 2024-2025-нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертү, 2024-26нчы елларның планлы чорына бюджеты,
кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен билгеләнгән ирекле мөлкәт исемлегенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү,2024 елга муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру фараз планының программасын һәм күчемле мөлкәтен раслау турында, муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү, маневрлы муниципаль торак фонды биналарыннан торак бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау, «Балтач муниципаль районы җирлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлеген бәяләү турындагы» 165 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, Балтач район Советының 2024 елга эш планы, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр каралып, карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International