Бүген район Советы Президиумы утырышы узды

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Бүген район Советы Президиумы утырышы узды.

  1. Балтач муниципаль районының 2023-нче елга, 2024-2025-нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертү турында.
  2. Балтач муниципаль районының 2024-нче елга, 2025-2026-нче елларның планлы чорына бюджеты турында.  
  3. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзи торган оешмаларга бирү өчен билгеләнгән Балтач муниципаль районы милкендә булган һәм өченче затлар хокукларыннан (кече эшмәкәрлек субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле мөлкәт исемлегенә үзгәрешләр кертү турында.
  4. «Татарстан  Республикасы Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең 2024 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планын (программасын) раслау турында.
  5. «Татарстан  Республикасы Балтач  муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең 2024 елга муниципаль мөлкәтен (күчемле мөлкәтен) хосусыйлаштыру фараз планын (программасын) раслау турында.  
  6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
  7. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының маневрлы муниципаль торак фонды биналарыннан торак бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау турында. 
  8. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
  9. Балтач район Советының 2013 елның 30 маендагы «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы җирлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлеген бәяләү турындагы» 165 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
  10. Балтач район Советының 2024 елга эш планы турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International