Торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар турында

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Һәр яңа ел саен, бөтен ил буенча торак-коммуналь хезмәтләр тарифлары һәм газ өчен булган түләүләрнең артуы халык өчен табигый хәл. 

Шушы көннәрдә Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, коммуналь хезмәтләргә тарифларны планлы индексацияләү 2024 елның 1 июленнән, ел ярымлык тәнәфестән соң үбулачак, - дип белдерде. 

Федераль закон таләпләренә туры китереп, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты 2024 елга тарифларны быелның 20 декабренә кадәр расларга тиеш. Тарифлар Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган Россиянең социаль-икътисади үсеше фаразы күрсәткечләренә нигезләнеп исәпләнәчәк.

Коммуналь хезмәтләр өчен яңа тарифлар билгелеме? Әлеге сорауларга район төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев аңлатма биреп узды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International