Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 236 социаль хезмәт алучы бар, шуларның 107-сы «Озак вакытлы карау системасында» торалар. Кирәк булганда, «Наз» Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар йортына типизация үткәрү өчен чыгалар. 1 дәрәҗәдә «Озак вакытлы карау системасынд» 85 кеше, 2 дәрәҗәдә -17 кеше, 3 дәрәҗәдә - 5 кеше.
Социаль хезмәткәрләр ял көннәрендә үз карамакта булган ялгыз әби – бабайларны караусыз калдырмыйлар. Социаль хезмәткәр Павлова Римма озак еллар Ильин Петрны карый, көненә өч тапкыр ашата, кыш көнне миченә яга, карны чистарта, керен юа, идәннәрен юа, ире Сергей аны мунчада юындыра.