9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын хөрмәтлиләр.
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин 8 декабрьдә Ватан Геройлары көне белән Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинның улын һәм кызын, Россия Федерациясе Герое Олег Исаевның әти-әнисен: Вера Петровна һәм Николай Степановичны котлады.
9 декабрьдә Ватан Геройлары көне хөрмәтенә Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинның улы һәм кызы, Россия Федерациясе Герое Олег Исаевның әти-әнисе: Вера Петровна һәм Николай Степанович Казан ратушасында булдылар.