9 декабрь - Ватан Геройлары көне

2023 елның 9 декабре, шимбә

Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана.
Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора.

Балтач районы Ватаныбызга сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән алты Советлар Союзы Геройлары– Габдулла Гарифуллин (Яңгул), Хафиз Сабиров (Шода), Хәбибулла Ибраһимов (Куныр), Василий Булатов (Чутай), Гайфетдин Гыйльметдинов (Смәел), Бакый Рәхимовларны (Түбән Кенә) биргән. Батыр райондашларыбызның исемнәре ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калган.
Рәсәй Герое Олег Исаев (Иске Көшкәт), Социалистик Хезмәт Герое Рим Зарипов, Сәрвәр Нәфыйкова, Камил Гозәеров, Габдрахман Зарифовлар да районыбыз горурлыгы булып торалар. Илебез өчен онытылмас батырлыклар, күренекле эшләр башкарган герой-батырлар һәрчак халкыбыз хәтерендә калыр.

Илебездә киеренке чор, халкыбызның иреген чикләргә тырышучыларга каршы көрәш бара. Әлеге махсус хәрби операция зонасында барган бәрелешләрдә безнең районыбызның мобилизацияләнеп, контракт буенча, үз ирке буенча киткән ир-егетләребез дә катнаша. Бик кызганыч, Илдар Галиев, Рафил Гайнетдинов, Шамил Рәхмәтуллин, Рөстәм Фәйзрахманов, Андрей Алексеев, Рәдис Вафин, Рафаэль Галимуллин, Фәнзил Шакиров, Владимир Лаврентьев, Эдуард Петров, Әсгать Гыйззәтуллин, Дмитрий Степанов Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булдылар. «Батырлык» ордены кавалерларының, курку белмәс әлеге райондашларыбызның кыюлыгы һәм фидакарьлеге аркасында без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз, илебез һәм аның тарихы белән горурланабыз. Туган җиребездә һәрчак тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен иде. Барыбызга да бәхет һәм муллык телим. Геройларыбыз йөргән сукмаклардан горурлык хисләре белән алга атлыйк, исемнәрен онытмыйк, яшь буыннар алдында аларның кылган игелекле, батырлык гамәлләрен маяк итеп күрсәтик!

Геройлар көне белән! Батырларыбыз даны мәңгелек!

Балтач муниципаль районы башлыгы - Рамил Нотфуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International