Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде.
Бу көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә узган конференциядә коррупциягә каршы юнәлдерелгән Берләшкән Милләтләр Оешмасының Конвенциясенә кул кую булды. Безнең ил дә әлеге Конвенцияне хуплап кул куйды һәм ратификацияләде.
Бу документ буенча, аңа кул куйган дәүләтләр ришвәтчелек, бюджет акчаларын әрәм-шәрәм итүне һәм коррупциядән кергән табышларны җинаять җаваплылыгы каралган гамәл дип таба.
2004 елдан башлап ел саен 9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Безнең ил, безнең республика, шул исәптән безнең район да искәрмә түгел. Иҗтимагый оешмалар, белем бирү учреждениеләре, хакимият, хокук саклау структуралары һәм битараф булмаган барлык гражданнар көче белән бу көнне аерым чаралар үткәрелә.
Коррупциягә каршы көрәш илебез үсеше өчен иң җитди мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Ул икътисадның һәм хокук тәртибенең тотрыклы үсешенә зыян китерә, барлык тармакларга һәм идарә итү өлкәләренә дә кагыла.
Республикада, безнең районда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча күп кенә эшләр башкарыла. Хокук саклау органнары тарафыннан дәлилләнгән, расланган җинаять эшләре буенча карарлар кабул итү булса, җирле үзидарә органнарының төп максаты - коррупцион хокук бозуларны һәм аларны булдырмау өчен профилактик чаралар үткәрү.
Коррупция күренешләре - киң төшенчә. Бу ришвәткенә бирү түгел, ә, әйтик, хезмәт урыныннан файдаланып документларны тикшерү срокларын алдан уйлап сузу һәм башка бик күп төртле мәгънәне үз эченә ала.
Республикада муниципаль хезмәтләр системасын комплекслы үзгәртеп коруга күп көч куелды, алар тулысынча цифрлы киңлеккә күчерелде һәм аларны күрсәтү срокларын мөмкин кадәр киметте. Безнең районда да бу юнәлештә эш алып барыла, «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге эшли. Быел биредә 40 меңнән артык хезмэт күрсәтелде, муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары һәрдаим актуальләштерелеп тора.
Коррупциягә каршы көрәшнең профилактикалауның төп чараларының берсе булып хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тора. Агымдагы елның тугыз аена 329 хокукый актка һәм проектларына коррупцион факторларны булдырмау ягыннан экспертиза үткәрелде. 2020 нчы елның тугыз аенда прокуратура тарафыннан өч хокукый акт проектнында коррупцион хокук бозу турында искәртәмә бирелеп проектлар тишенчә кыссаларга кертелде.
Бу эшнең икенче зур блогы кадрлар сәясәтенең төгәл көйләнеше, коррупциянең теләсә нинди күренешләренә карата түзеп тормау атмосферасы тудыру белән бәйле. Һәр кандидатның һәм һәр хезмәткәрнең ел саен керемнәре, чыгымнары турындагы мәгълүматларне җентекләп өйрәнү, тикшерү генә түгел, семинарлар, консультацияләр үткәрү дә каралган.
Агымдагы елда барлык муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль учреждение җитәкчеләренең, депутатларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматларның тулылыгына һәм дөреслегенә анализ үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча 20 хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Ел дәверендә муниципаль хезмәткә алынасы 7 гражданның коммерциячел оешмалары бармы, юкмы икәнлегенә анализ үткәрелде, чөнки закон таләбе буенча муниципаль хезмәткәрләр эшкуарлык эшчәнлеген алып барырга тиеш түгелләр. Шулай ук, алалар белән муниципаль хезмәткәрләрне чикләүләр һәм тыюлар турында, коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән бурычларны үтәү буенча аңлату эшләре алып барыла. Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар нигезләре белән танышу буенча семинар-киңәшмә үткәрелә, коррупциягә каршы тору буенча буклетлар һәм протокол-чаралар, хезмәт командировкалары һәм башка рәсми чаралар белән бәйле рәвештә бүләк алганда хәбәр итү тәртибе турында белешмәлек таратыла. Чөнки хезмәт командировкаларында һәм башка рәсми чаралар белән бәйле рәвештә алган бүләк муниципаль милкәт буларак тапшырырлырга тиеш. Моннан тыш дәүләт һәм муниципаль хезмәт башкаручылар, учреждения хезмәткәрләре җитәкчеме, яки гади хезмәткәрме бернинди дэ бүләк алырга тиеш түгел.
Хөрмәтле райондашлар, әгәр Сезгә муниципаль хезмәткәрнең, муниципаль учрежденияләрдә эшләүчеләрнең үзенең эш вазифаларын башкарганда бүләкләр алу очрагы билгеле була икән, һичшиксез бу турыда безгә хәбәр итүегез сорала, мондый хезмәткәрләр җаваплылыкка тартылырга тиеш.
Районның коррупциягә каршы көрәш эшененең тагын бер юнәлеше мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу. Районда бу юнәлеш буенча аерым комиссия эшләп килә. Быел 11 айга комиссиянең җиде утырышы үткәрелде, 27 мәсьәлә каралды. Монда 12 хәбәр (шуларның 4-се муниципаль хезмәткәрдән, 8-се белем бирү учреждениясеннән) вазыйфаи бурычларны үтәгәндә шәхси кызыксынучанлык туу турында каралды. 3 очракта мәнфәгатьләр каршылыгы ачыкланмады, калган 10 очракта үз вазифаларын башкарганда мәнфәгатьләре конфликтына китерергә мөмкин дип табылды, эшләргә рөхсәт ителмәде.
Коррупциягә каршы көрәш буенча төп юнәлешләрнең берсе - ул җәмәгатьчелек тарафыннан тиешле контроль оештыру, коррупциягә каршы пропаганда оештыру. Монда безнең зур ярдәмчебез булып, районның Иҗтимагый Советы тора. Менә инде ике мең унсигезенче елдан ук районның социаль-мәдәни объектларында барган ремонт эшләренең сыйфатына районның Иҗтимагый Советы тарафыннан системалы мониторинг үткәрелә, нәтиҗәләре буенча кисәтүләр белән тиешле белешмәләр әзерләнеп район башлыгы Рамил Рашитовичка җиткерелә. Подрядчиклар тарафыннан билгеләнгән җитешсезлекләрне бетерү һәрвакыт Рамил Рашитович контролендә тора.
Коррупциягә каршы көрәштә җирле узидарә органнары үзе генә көрәшне алып бара алмый. Җәмәгатьчелек катнашыннан башка коррупциягә каршы көрәшеп булмый. Аларның фикерен ишетү, белү эшне оштыруда зур ярдәм. Шуңа күрә районада мәгариф, сәләмәтлек, халыкка якын проблемалар буенча сораштырулар үткәрелә. Алар район башлыгы Рамил Рашитович тарафыннан анализлана һәм булган кимчелекләр өйрәнелеп бетерү өстендә эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә кулланыла.
Коррупцияне аны бары тик үзебезнең күңелдә, уебызда булдырмаган очракта гына бетерергә мөмкин икәнен беләбез. Узебез намуслы, гадел булган очракта гына илдәге корупциянен көчен берникадәр югалтырга була. Безнең барыбызның да максат җирлек халкы белән берлектә районыбызны матур итеп төзү, төзекләндерү.
Бүгенге көндә республика органнары һәм федераль органнар, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм районыбызның гади, актив халкы белән берлектә куйган тырышлыгыбыз юкка булмасын иде.
Әгәр Сезгә үз шәхси мәнфәгатьләре өчен хезмәт вазифаларыннан файдаллану, «хөкүмәт акчасын үзләштерү, ришвәт бирү, ришвәт алу» очраклары билгеле булса, «Ышаныч ящик» ларына язып сала аласыз, алар түбәндәге адрес буенча урнашкан:
- шәһәр тибындагы Балтач поселогы, Ленин урамы, 42 нче йорт, Татарстан Республикасы, Балтач районы башкарма комитеты бинасы, 1 кат.
- шәһәр тибындагы Балтач поселогы, Ленин урамы, 1нче йорт, ДАССУ «Балтач район үзәк хастаханә» бинасы;
- шәһәр тибындагы Балтач поселогы, Ленин урамы, 57 (а) нче йорт, «Универмаг» сәүдә үзәге.
Шулай ук Балтач муниципаль районы җирлегендә эшләп килүче «Ышаныч телефон» нарына да мөрәҗәгать итә аласыз:
2-62-44 – Балтач район прокуроры И.Г. Гайнуллин;
2-53-42, 2-43-46 - РФ эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге;
2-44-76, 89872618547 - Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Э.Ф.Гарипова.