7 декабрь көнне «Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.
Социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина социаль өлкә хезмәткәрләренә кисәк салкынайту турында искә төшерде. Ул шулай ук социаль хезмәткәрләрне социаль хезмәт алучыларның күчмә тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге башлыгы Лилия Һадиева юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, бу темага белешмәләр таратты.
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәлия Ризванова инновацион технологияләр буенча эшне активлаштыру, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында башкарылган эшләрне яктырту турында искә төшерде. Социаль хезмәткәрләргә «Озак сроклы карау системасы» бланкларының расланган формаларын ничек дөрес итеп тутырырга кирәклеген аңлатты.
«Форпост» МБУ директоры Фирдинант Гыйлемҗанов социаль хезмәткәрләр өчен «Коррупциягә каршы тору» дигән лекция укыды.
Социаль хезмәткәрләрнең укуы аларның белем дәрәҗәсен арттыра, үз эшләрендә яңа эш формалары һәм методларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.