Районның иҗат коллективлары «Нократ йолдызчыклар»фестивале җиңүчеләре булдылар

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Ор мәдәният йортының иҗади коллективлары Малмыж районы мәдәният һәм ял үзәгендә узган III Төбәкара «Нократ йолдызчыклары» конкурс-фестивалендә катнаштылар.

⁣«Төркем биюе» номинациясендә «OOPS» һәм «Конфетти» хореография коллективлары өченче урынга, «Зөбәрҗәт» хореография коллективы икенче, ә «Сәйлән» хореография коллективы I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.

⁣«Бию-соло» номинациясендә Зәкиева Гүзәл беренче, «Сәнгатьле сүз» номинациясендә Фатыйхов Адель , «Вокал-соло» номинациясендә Нәбиева Әдилә икенче урынны, ә Әхмәдиева Талия өченче урынны алды.

Раушания Гайнуллина һәм Фәнзия Төхвәтуллина җитәкчелегендәге иҗади коллективларны ихлас күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International