Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы уздырды

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Район башлыгы Рамил Нотфуллин, районның коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе, прокуратура, эчке эшләр бүлеге вәкилләре, районның оешма, учреждение җитәкчеләре, район башкарма комитетының бүлек башлыклары катнашында Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы уздырды.

Көн тәртибендә районда коррупцияне кисәтү юнәлешендә оештырылган эшчәнлек, 2024 елга бурычлар, шулай ук районның коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча муниципаль программаның 2023 елда үтәлеше һәи җирле үзидарә органнарында мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссияләр эшчәнлегенә, районда агымдагы елда коррупциянең торышы турында халык фикерен өйрәнү буенча үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә күзәтү ясалды. Көн тәртибендә күтәрелгән мәсьәләләр буенча чыгышлар тыңланылды.

"Районыбызда коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлек хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары, иҗтимагый оешмалар белән берлектә башкарыла һәм әлеге юнәлештә алып барылган һәр эш көчәйтелгән дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Ришвәтчелекне кисәтү буенча эшчәнлекне дөрес һәм гадел оештырган, закон таләпләген тайпылышсыз үтәгән очракта гына хезмәтебезнең нәтиҗәсе булачак,"- дип билгеләп узды район башлыгы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International