«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үзәк район хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина тикшерүе үтү өчен дәвам итәләр.
Район үзәк хастаханәсендә, Чепья, Кариле, Яңгул амбулаторияләрендә график буенча көн саен авыл торак пунктларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар медицина тикшерүе уза.
Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре сәфәр алдыннан пенсионерларны гомуми тикшерү һәм сораштыру үткәрәләр, кан басымын үлчиләр. Район хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнарны табиб-терапевтлар кабул итә.
Өлкән яшьтәге гражданнар район үзәк хастаханәсенә алып барганнары өчен рәхмәт белдерәләр. «Наз» үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучы Алексеева Нина хастаханәсенгә алып баруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә. Олы яшьтәге Нина апага өйдә йөрергә бик авыр. Ул үзе район хастаханәсенә барып җитә алмый. Шуңа күрә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру өчен медицина оешмасына китерү буенча «Өлкән буын» Федераль проекты аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын бик җиңеләйтә.
Бүгенге көндә проектта 1335 өлкәннәр катнашкан. Ведомствоара эш дәвам итә.