Якташыбыз Күвәйттә халыкара бәйге җиңүчесе

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Күвәйттә Халыкара Коръәнне тулысынча тәҗвид белән уку бәйгесендә Россияне, якташыбыз, Басыйр хәзрәт Бикбаев һәм Халидә абыстайның оныгы Әхмәд тәкъдим итте. 

Бүгенге көндә Мәккәдә белем алучы әти-әниләре Габделкәрим һәм Резеда белән яшәүче 15 яшьлек Әхмәд Шахмамедов халыкара бәйгедә 70 илдән килгән 120 катнашучы арасында Рәсәй Федерациясе исеменнән катнашып дәрәҗәле өченче урын яулады.

Әтисенең сүзләренә караганда, Әхмәд сөйләргә өйрәнүгә үк Коръән укый башлаган. Башта ул әнисе һәм әтисе белән Изге китап Коръәнне  укыган, ә 8 яшьтән Коръән ятлау түгәрәгенә йөргән. Шулай ук ул Мәккәдәге Хәрам мәчетнең даими укытучысында укыган һәм 10 яшенә Коръәнне тулысынча ятлап бетергән.

 Якташыбызны дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулавы белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International